Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тимур Нагуманов узган имтиханнар буенча нәтиҗә ясады

Шәһәр башлыгы белән туры эфир инстаграмда узды.

Тимур Дмитриевич билгеләп үткәнчә, БДИ тапшыруның төп этабы тәмамланды һәм акрынлап нәтиҗәләр килә башлады.

Имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча иң күп 100 баллы фән - рус теле. 100 балл җыйган 6 бала - 16 һәм 23нче мәктәпләр, 1нче гимназия һәм 2нче лицей укучылары. Әдәбият буенча иң яхшы нәтиҗәләр 2 нче лицей һәм 1 нче мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларында булды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел математика буенча уртача бал узган ел белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. 20дән артык кеше имтихан тапшыра алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса