Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Татнефть" укучыларга читтән торып уку өчен техника тапшырды

Үз Хәйрия фонды аша компания мәктәпләргә йөздән артык компьютер, ноутбуклар һәм планшетлар тапшырган. Бу күпбалалы һәм социаль яктан якланмаган гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына дистанцион дәресләргә кушылу мөмкинлеге бирә.

Акцияне «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатләренә җавап итеп башлап җибәрде. Компания хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге белән бергә ул шулай ук мәктәпләргә үз шәхси җайланмаларын да тапшырды.
Инициативаны компаниянең структур бүлекчәләре һәм аның партнерлары булган «Татнефть-АЗС Центр», «Зенит» банкы, «Татинтек» хуплады.

− Бу катлаулы шартларда без барыбыз да бердәм гаилә булырга һәм үзара ярдәм итү өчен күп эшләргә тиеш. Мәктәпләрдә укыту дәвам итәргә тиеш. Компания әлеге акцияне башка регионнарга да таратачак. Мөмкин кадәр күбрәк балаларны белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итү мөһим, - дип билгеләде «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса