Татарстан вузларының берсендә диплом сатучыны тоткарлаганнар
Казанда бер вуз хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган.
35 яшьлек кафедра ассистенты «сул» диплом алуда арадашчылык хезмәте өчен 350 мең сум алганда тоткарланган. Полицейскийлар әлеге хезмәткәрнең 4 ел дәвамында вуз студентларының зачет һәм имтихан тапшыруларына булышлык итеп акча алып ятуын да ачыклаган. Ришвәтчелеккә булышлык иткән өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта вузның башка җаваплы хезмәткәрләре арасында коррупция фактларын ачыклау буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа