Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнары 29 июньдә башлана

Быел БДИны югары уку йортларына керергә ниятләүче чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак. Бу хакта ил башлыгы Владимир Путин мәгариф мәсьәләсе буенча киңәшмә барышында хәбәр итте.

«Коронавирус эпидемиясенең тотрыклы кимүен исәпкә алып, бөтен ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханы үткәрергә кирәк дип саныйм, — диде дәүләт башлыгы. - Шул ук вакытта мәктәпләр чыгарылыш сыйныф укучыларына дистанцион режимда әзерләнергә ярдәм итәчәк».

Ил башлыгы хәбәр иткәнчә, мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатлар барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшырмыйча да  биреләчәк. «Мондый карар искәрмә булып тора һәм вакытлы характерда», - дип төгәллек кертте ул.

Фото:РФ Президенты матбугат хезмәте

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса