Россиядә бердәм дәүләт имтиханнарын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыру вакыты күчерелде
Бердәм дәүләт имтиханнары 8 июньдә, ә төп дәүләт имтиханнары (9 нчы сыйныфлар өчен) 9 июньдә башланачак. Әлеге мәгълүмат төбәкләрнең мәгариф министрлары белән киңәшмәдә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов тарафыннан яңгырады, дип яза "Российская газета".
Моңа кадәр БДИ 25 майда, ә дәүләт имтиханнары 22 майда башланырга тиеш иде. Имтихан вакытлары күчерү эпидемиологик вәзгыятькә бәйле.
Хәзерге вакытка Рособрнадзор расписаниегә үзгәрешләр кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа