Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рафис Борһанов Татарстанда имтиханнар ничек узачагы турында сөйләде

Татарстанда дистанцион рәвештә уку ничек оештырылган, укучылар ничек БДИ тапшырачак, педагогларның хезмәт хакына һәм белем бирүнең сыйфатына яңа эш формасы йогынты ясаячакмы. Болар турында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Андрей Кузьмин белән барган әңгәмә барышында сөйләде.

"Без май аенда уку программасын тәмамлыйбыз. 8 июньдә республикада беренче БДИ, ә 9 июньдә беренче төп дәүләт имтиханы узачак. Быел БДИ ике төп имтиханнан тора: математика һәм рус теле. Балалар аларны гадәттәгечә имтихан кабул итү пунктларында тапшырачак. Бу процедура законнарда язылган, шуңа күрә без бернәрсәне  дә үзгәртмәячәкбез", - дип билгеләп үтте министр.

Рафис Борһанов имтихан вакытында, барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр туры килеп үтәләчәк, дип өстәде. Укучыларны Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә бер-берсеннән кирәкле ераклыкта утыртачаклар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса