«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» - иң күп белүче Әлмәт яшьләре кайда укый?
Әлмәт студентлары һәм мәктәп укучылары «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенын үткәрде.
Яшьләр үзәге залына 8 команда җыелган. Уенда катнашучылар тарих һәм әдәбият буенча Бөек Ватан сугышына кагылышлы 17 сорауга җавап биргән. Нәтиҗәдә Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары беренче урынны алган. Икенчедә - ТИСБИ студентлары. Өченче урында - политехник техникум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа