Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәни әлмәтлеләр үсенте утырта башлаган

Түбән Мактаманың 62 нче номерлы "Тирәк" балалар бакчасында экологик чара узды. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм мәгариф идарәсе белгечләре катнашында узган ачык дәрес - ел дәвамында уздырыла торганнарның чираттагысы, ләкин бик үк гадәти булмаганы.

Бу юлы ул Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, шулай ук экологик икеайлык кысаларында оештырылган.

Өлкәннәр төркеменә йөрүче сабыйлар эксперименталь тикшерү уздырып, үзләре орлык чәчте, үсентеләр утыртты һәм бакча тирәсен ямьләндерүдә катнашты. "Калдыкларга - икенче тормыш" проекты кысаларында кул астында булган материаллардан уенчык ясадылар.

Ачык дәрестә шулай ук ата-аналар да катнашты. Парклар һәм скверлар елы уңаеннан бергәләп ясалган "Чиста шәһәр" макетын тәкъдим иттеләр. Кунаклар килүгә тәрбиячеләр кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырган, һәр төркемнең тәрәзә төбендә кечкенә бакчалар ясалган.

Биредә балаларга экологик тәрбиягә зур әһәмият бирәләр. Шунлыктан да соңгы берничә елда бакча колелктивы "Эко-мәктәп/Яшел әләм" халыкара программасында "Чүп" проекты белән катнашып әләмле булды, 2014 елда район күләмендә уздырылучы "Эколидер" бәйгесендә икенче, республика бәйгесендә өченче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса