Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Музей көнендә - Җәлил күргәзмәсе

18 май көнне бөтен илдә Халыкара музейлар көнен билгеләп узалар.

Бүген әлеге уңайдан туган якны өйрәнү музеенда "Герой мәңге үлмәс" дип исемләнгән Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Презентациягә шәһәр студентлары, Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге музей җитәкчеләре килгән иде.

Әлеге күчмә күргәзмә инде күп кенә шәһәрләрдә булган. Биредә герой-шагыйрьгә кагылышлы кызыклы гына фактлар, фотолар урын алган. Шулай ук легендар Моабит дәфтәрләрен дә күреп була. Күргәзмә 30 июньгә кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса