Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быел югары уку йортына гаризаны БДИ тапшырганчы ук бирергә мөмкин

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганчы ук, ягъни 20 июньнән югары уку йортына керү турында гариза бирә ала.

Бу турыда «Беренче канал» эфирында Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр иткән.

«Без, узган елдагы кебек үк, барлык абитуриентларга 20 июньнән башлап югары уку йортына тиешле юнәлешкә яки белгечлеккә керү турында гариза бирү мөмкинлеге тудырырга булдык. Ягъни бу елның үзенчәлеге БДИ тапшырганчы ук югары уку йортына  гариза бирергә мөмкин булуда», — дигән РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Документларны Югары уку йортлары документларны  17 августка кадәр кабул итәчәк, дип ачыклык керткән ул.

Россия Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдергәнчә, агымдагы елда югары уку йортына имтиханнар август аенда узачак. Соңрак Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханнарының 3 июльдән башланачак төп чоры расписаниесен тәкъдим итте.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса