Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә акча җыюга чик куела

2015 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан теләсә нинди акча җыюга чик куелырга тиеш, хәзерге вакытта бу ата-аналар комитеты, хәйрия фондлары һәм башка алымнар белән башкарыла.

ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, район һәм шәһәр мәгариф идарәләренә тиешле тәкъдимнәр белән хатлар юлланган. Бу хакта республика прокуратурасына хәбәр ителгән.

"Әгәр акча җыю турында хәбәр итсәләр, катгый чаралар күрәчәкбез", - дип ассызыклады Э. Фәттахов. Моннан тыш, министр сүзләренчә, прокуратура белән берлектә регламент документы эшләнә, ул мәктәпләрдә акча җыю белән шөгыльләнүчеләр өчен юллар калдырмаска тиеш. "Бу авырткан мәсьәлә, һәм бу юнәлештә эшләрне системалы рәвештә алып барырга кирәк", - дип өстәде министр.
Ул билгеләп узганча, ике ел буе мәктәпләрдә дәреслекләргә бәйле кыенлыклар юк. "Мин 1 августка бөтен мәктәпләр дә дәреслекләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш дигән бурыч куям. Эш дәфтәрләре буенча кайбер сораулар бар - аларны без сатып алырга тиеш түгел. Әмма без укытучыларга, эш дәфтәрләре мәҗбүри түгел, ата-аналардан таләп итмәгез, дибез", - дип белдерде Э. Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса