Мәктәпкә кергәндә медицина күзәтүе узу кирәк булмаячак
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы агымдагы елның 1 сентябреннән беренче сыйныфка баручы балалар өчен мәктәп алдыннан медицина күзәтүе уздыруны бетерергә планлаштыра.
Министрлык инде федераль законнарга төзәтмәләр әзерләгән, дип яза "Известия". Мондый медицина күзәтүләрен бетерү медицина хезмәткәрләренең дә, әти-әниләрнең дә вакытларын экономияләчәк, дип исәплиләр министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа