Әлмәт таңнары

Мәктәп укучылары коммуналь хуҗалык проблемаларын өйрәнә

2 лицейның 1-4 сыйныф укучылары торак-коммуналь хуҗалык тармагы вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашу барышында балалар су турында кызыклы фактлар ишетте.

Суның фатирга килеп җиткәче нинди юл узуы турында белделәр. Әлмәт җылылык челтәре предприятиесе инженеры балаларга җылы суны экономияләү мөмкинлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында укучыларга "Суның Әлмәт буйлап сәяхәте" дигән брошюра бүләк итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: