Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Министр балалар бакчаларына бәя арту сәбәпләрен аңлатты

Киләсе елда Татарстанда 73 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән очрашуында шулай дип белдерде.

Бу барлыгы 6,7 миллиард сум дигән сүз. Әлеге акчаның 4 миллиардка якыны республика бюджетыннан булачак, калганы федераль бюджеттан. Билгеләп үтелгәнчә, быел республикада 56 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Ул 10450 баланы бакчаларда урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Бүген Әлмәттә дә ике балалар бакчасы төзелеше бара.

Ул шулай ук балалар бакчаларына бәя арту уңаеннан да аңлатма бирде. "Бәя арту мәктәпкәчә учреждениеләрнең матди-техник базасы ныгу, аларны тоту ягы көчәйтелү белән бәйле, - диде министр.- Алар алдына башка бурычлар куела, шуңа күрә балалар бакчаларын тотуга чыгымнар арта. Болардан чыгып, 2015 елда әти-әниләрнең түләвен 10-12 процентка арттыру планлаштырыла". Искәртелгәнчә, бер баланы бакчада тоту елына 80 мең, аена 7 мең сум тирәсенә килеп төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса