Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгърифәтче, галим Фатих Кәриминең тууына 145 ел

ХIХ гасыр азагы - ХХ йөз башының иң күренекле галимнәреннән берсе, язучы, журналист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Фатих Кәриминең тууына 145 ел тулды.

Фатих Кәрими 1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында Гыйльман ахун гаиләсендә дөньяга килә. Укымышлы ата һәм гыйлемле ана - Мәгъсүмә абыстай тәрбиясендә белем алган Фатих балачактан ук сәләтле икәнен күрсәтеп үсә. 10 яшеннән Чистай мәдрәсәсендә, соңрак Уфада укыган улын Гыйльман ахун Стамбул университетына җибәрә. 4 ел дәвамында ул Төркиядә гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен өйрәнә, алгебра, тарих, география, химия, хокук фәннәре буенча белем ала. Төркиядән кайткач Фатих Кәрими Кырымда яңа метод буенча укытучылар әзерли.

1901 елда Оренбургта "Вакыт" типографиясен ача һәм аны җитәкли дә. Мөселман дөньясында әлеге басмага тиңнәр булмый. 1925 елдан Кәрими Мәскәүдә яши башлый, Көнчыгыш университетында төрек телен укыта, нәшриятта эшли.

Якташыбызның 100 дән артык китабы басылган. Араларында педагогикага кагылышлы хезмәтләре дә, публицистик язмалары да, әдәби әсәрләре дә бар. Фатих Кариминең гомере 1937 елның 27 сентябрендә өзелә. СССР Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан чыгарылган карар аны атуга хөкем итә. Бу хакта туганнары ике дистә елдан соң гына белә...

Нахакка хөкем ителгән якташыбызның исеме 1959 елның 8 декабрендә аклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса