Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Матур булып үсегез»

Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбендә Туган тел атналыгы кысаларында төрле ачык чаралар уздырыла.

Шул уңайдан 22 апрель көнне үткәрелгән якташ шагыйрәбез Гүзәлия Галләмова белән очрашу кичәсе аеруча истә калды. Очрашуны балалар бик зарыгып көтте. Алар шагыйрәнең шигырьләреннән төзелгән «Матур булып үсегез»дип исемләнгән композиция тәкъдим иттеләр. 

Кичәбезне Гүзәлия апаның хәтерендә сакланган балачак истәлекләре, мәктәп тормышы хатирәләре, бүгенге иҗат тормышыннан өзекләр тагын да җанландырып җибәрде. Шагыйрә үзенең балачак хатирәләрен сөйләде, алдагы көнгә уйлары белән уртаклашты. Балалар да үз чиратында Гүзәлия апаның матур, ягымлы сөйләвенә сокланып утырдылар. Очрашу барыбызда да җылы хисләргенә калдырды. 

Гөлназ Әгълиева, Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса