Әлмәттән 149 укучы аттестат ала алмаган
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин укучыларның имтихан нәтиҗәләрен шаккатмалы дип атады.
Баксаң, математика буенча уртача БДИ баллы 0,6 га, ә рус теленнән 0,4 кә кимегән. 149 укучы гомумән аттестат ала алмаган.
Бу бездә укытуның системалы булмавын күрсәтә, әлеге проблеманы тиз арада чишәргә кирәк, диде район җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа