Әлмәт таңнары

Әлмәттә туган телне яхшы белүче кыз яши

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, кичә Казанда Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узган.

Финал турында 500 дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан. Алар Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән, шул исәптән Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Финляндия, Канада, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Азәрбайҗаннан килгәннәр. Гран-прины быел көллият студенты Джон Аббот (Монреаль шәһәре, Канада), Камила Хамадиярова һәм Актаныш укучысы Айдар Шәйхин яулаган.

Призерлар арасында әлмәтле дә бар. Әлмәтнең 17 нче мәктәбеннән Лилия Харисова икенче урынга лаек булып, үз категориясендә лауреат булып танылган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: