Әлмәттә “Тоталь диктант” язарга 124 кеше килгән
18 апрельдә Россиянең төрле почмакларында тоталь диктант язу көне узды.
Әлмәт тә бу акциядән читтә калмады. Барлыгы 124 әлмәтле үзләренең белемнәрен, грамоталы булуларын тикшерде. Якынча 2 сәгатькә сузылган чарада әлмәтлеләргә ни өчен тоталь диктант язу кирәклеген аңлаттылар, аның тарихына тукталдылар. Чарада катнашучыларның күбесе Евгений Водолазкинның "Волшебный фонарь" әсәреннән алынган өзекне авыр, катлаулы дип тапты. Диктантларны тикшерүчеләр дә күбрәк хәреф хатасы түгел, ә тыныш билгеләрен дөрес куймау аркасында хаталар булыр диде. 25 апрель көнне диктант язучыларның нәтиҗәләре, билгеләре инде билгеле булачак. Акцияне оештыручылар бишлегә язган 3 кешегә бүләк әзерләп куйган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа