Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә бакчага түләү сроклары нигә үзгәргән?

Апрель аенда күп кенә ата-аналар балалар бакчаларында түләү мәсьәләсендә булган үзгәрешләрдән канәгать булмауларын белдерде.

Килешүнамә буенча ата-ана һәр айның 15 нче числосына кадәр бакча өчен түләргә тиеш. Әмма соңгы айда тәрбиячеләр өстәмә килешүдә үзгәреш кертелүен белдереп, хәзер бакча өчен түләүне 10 ына кадәр түләргә тиешлеген әйткәннәр.

Бакчага түләү срокларының нидән үзгәрүе турында Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев менә нәрсәләр әйтте:

- Бакчага түләү вакытын алга күчерү бакча өчен бурычы булган ата-аналарга кагыла. Бик күп ата-ана вакытында бакча өчен түләми. Шунлыктан без бу айда әти-әниләр белән өстәмә килешү төзеп, акчаларны алдан ук түләүләрен сорадык. Әмма бу яңалык бары тик бурычлы гаиләләргә генә кагыла. Әгәр ата-ана вакытында - һәр айда 15 нче числога кадәр түләп бара икән, андыйларга бернинди дә өстәмә килешү кирәкми. Кайбер ата-аналар яртышар ел бакча өчен түләми, Әлмәт районында 21 эшне инде суд тикшерә. Әгәр һәр кеше вакытында түләүләрне түләсә, мондый адымнарга бармас идек дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса