Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә бакча мөдире штрафны хезмәткәрләренә “йөкләгән”

Бу хәл Әлмәтнең 21 нче балалар бакчасында була.

Роспотребнадзор бакчада берничә җитешсезлеккә тап була һәм 20200 сум күләмендә штраф яза. Әлеге сумманы мөдир хезмәткәрләргә бүлеп түләргә куша. Май хезмәт хакыннан нянялар 250, ә тәрбиячеләр 375 сум бирергә тиеш була. Шулай ук июнь хезмәт хакыннан да алар шуның кадәр сумма җыештырырга тиеш.

Әлеге хәлдән ризасызлык белдереп, бакча хезмәткәрләре Интернет челтәренә хәбәр элә. Хәзер бу эш ТР Мәгариф министрлыгына һәм прокуратурага җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса