Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 1 нче сыйныф укучыларын тикшерәләр. Ата-аналар моны беләме?

5 октябрьдән Әлмәт мәктәпләрендә беренче сыйныф укучыларының старт мөмкинлекләрен тикшерү башланды.

2015-2016 нчы уку елында Әлмәт муниципаль районы iPIPS халыкара тикшерүендә катнашучы итеп билгеләнде. Шәһәр һәм районның 25 мәктәбендә 53 сыйныфтан 1078 беренче сыйныф укучысының мөмкинлекләре тикшереләчәк. Болар - 2, 4, 6, 10, 17, 18, 20, 21, 25 нче мәктәпләр, 1, 5 нче гимназияләр, 2 нче лицей, Ямаши, Новотроицк, Рус Акташы, Новоникольск, Иске Михайловка, Сиренькино, Яңа Суркин, Ямаш, Иске Суркин, Кичү, Ерсубайкино, Яшьләр бистәсе һәм Миңлебай станциясе мәктәпләре.


iPIPS (international Performance Indicators in Primary School) - башлангыч мәктәпкә кергән баланың старт диагностикасын һәм укуның беренче елында индивидуаль прогрессын халыкара тикшерү. Әлеге программа һәр конкрет балага индивидуаль якын килеп, зур төгәллек белән бәя бирү мөмкинлеге бирә. Аның тәртибе, социаль халәте, эмоциональ үсешенә мониторинг алып барыла. Тикшерүне мәктәп психологлары компьютер ярдәмендә тест үткәрү аша тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса