Әлмәтнең яшь биологлары белемнәрен сынаша
24 октябрьдән 27 сенә кадәр "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү базасында яшь биологларның IV республика турниры уздырылды. Ул Бөтенроссия турнирының төбәк этабы да булып тора.
Анда 8-11 сыйныфта укучылар командасы катнашты. Сайлап алу турында катнашкан 43 команданың 18 е генә очный этапка үткәрелде. Алар арасында Әлмәтнең яшь биологларыннан торган командасы да бар. Турнир җиңелләрдән түгел, әлеге команда-шәхси ярышларда биология белән бәйле катлаулы проблемаларны чишә һәм аларны фәнни дискуссиядә яклый белү сәләтеңне дә күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа