Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең киләсе чыгарылыш укучылары язачак иншаның темалары билгеле

Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды.

11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Язылган инша БДИ га керү мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак. Укучыларга сугыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең, табигатьнең әдәбиятта роле хакында язу мөмкинлеге бирелә.

"Бөтен Россия юкка гына хәтерләми..." ("Недаром помнит вся Россия...") темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе - "Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар" ("Вопросы, заданные человечеству войной"): ул укучыларны сугыш чыгу сәбәпләре, анларның кешеләр һәм ил язмышларына, кешенең үзе өчен кайсы юлны сайлавына йогынтысы хакында уйландырырга мәҗбүр итә. Инша темасының өченчесе - "Үзебезнең һәм дөнья әдәбиятында кеше һәм табигать" дип атала. Дүртенче тема гаилә кыйммәтләре һәм төрле яшьтәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәте үзенчәлекләре, нечкәлекләре турында. Ул "Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым («Спор поколений: вместе и врозь»), дип атала. "Кеше ни белән яши?" ("Чем жив человек?") темасы исә кешеләрнең этик-әхлакый, фәлсәфи, социаль аспектлар хакында уйландырыга мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса