Әлмәтнең иң яхшы педагоглары кемнәр?
«Ел тәрбиячесе-2015» республика бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде.
Өч көн дәвамында конкурсантлар төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын - Попова Раиса Георгиевна, 37 нче «Сказка» балалар бакчасы укытучы-логопеды; II урын - Батдалова Айгөл Әсхәт кызы - 22 нче «Алсу» балалар бакчасының музыка җитәкчесе; III урын - Гайнетдинова Гүзәл Фәрит кызы - 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде
«Милли традицияләрне саклаган өчен» - Хәбипова Лилия Әсгать кызы, Тайсуганның «Миләш» балалар бакчасы тәрбиячесе.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» - Запускалова Жанна Викторовна, 57 нче «Соловушка» балалар бакчасы педагог-психологы; «Иҗатчыл педагог» - Логинова Наталья Николаевна, 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе. 1 һәм 2 нче урын алучылар 2015 елның 11 мартында республика бәйгесенең Җәлил бистәсендә узачак зона этабында Әлмәт данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа