Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең иң сылу кызы кем?

Кичә Р. Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә "Сөембикә-2015" бәйгесе булды.

Яшь буында милли гореф-гадәтләрне, хатын-кызларга хас иң күркәм сыйфатларны саклап калуны максат итеп куйган бәйгене гимназиялеләр шулай дип атаган. Менә 19 нчы ел рәттән биредә язның иң матур бәйгеләренең берсен даими рәвештә уздырып киләләр.

Бәйгедә 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Җырлы- биюле музыкаль кичәдә кызлар матур сөйләм, гаилә ядкаренә кагылышлы чыгышлар ясады, мәхәббәт хатларын укып күрсәтте, аш-суга осталыклары белән жюрины сокландырды.

Ике сәгать гимназиянең актлар залын бизәп, тамашачыларга яздай саф, эчкерсез чыгышларын бүләк иткәннән соң, ниһаять, җиңүче кыз да билгеле булды. 19 нчы "Сөембикә" титулына Гүзәл Кәбирова лаек дип табылды. Аның зур рәссамнар белән ярышырлык берничә картинасын карап чыксаң да, әлеге яшь ханбикәнең чыннан да сәләтле икәнен абайлыйсың. Кечкенәдән сәнгать мәктәбенә йөргән ул, гитарада уйный, үзе шигырьләр дә яза. Фәнни эш белән шөгыльләнергә дә вакыт таба икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса