Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең иң көчле мәктәпләре билгеле булды

Әлмәт районында белем һәм тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча лидер мәктәпләр ачыкланды, түбән баллар җыючылар мәгълүм булды.

Мәктәпләр арасындагы белем бирү рейтингы ата-аналарга белешмә һәм киләчәктә белем бирү оешмаларын тагын да тырышыбрак эшләтүгә этәргеч булсын дип төзелде. Мәктәпләр 6 юнәлеш буенча тикшерелде: укучыларның белем дәрәҗәсе, милли тәрбия, сәләтле балалар белән эшләү, тәрбия эшчәнлеге, укучыларның куркынычсызлыгы һәм сәламәтлекләрен саклау, кадрлар үсеше сыйфаты.

Шушы күрсәткечләрдән чыгып, лицей, гимназия һәм аерым фәннәрне тирәннән өйрәнүче мәктәпләр арасында Әлмәтнең 2 нче лицее (ЕМГЛИ) - 119 балл, 1 нче татар һәм 5 нче гимназияләр 101 һәм 103 балл алган.

38 урта белем бирү мәктәпләре арасында 16 нчы һәм 7 нче мәктәпләр 100 гә якын балл җыйган. Түбән Мактаманың 2 нче, 20 нче һәм 3 нче мәктәпләр дә беренче унлыкка кергән. Шулай ук, белем дәрәҗәсе түбән булучы мәктәпләр дә ачыкланган. Исемлекнең соңгы урыннарын Кичуй, Новотроицк һәм Рус Акташы мәктәпләре биләгән (30 балл). Кичуй авылында быел БДИ ны 7 укучының 4 се түбән күрсәткечләргә биргән иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса