Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтне фәнни-мәдәни инкыйлаб көт

«Татнефть»нең элекке универмаг урынында төзелгән яңа Иҗтимагый үзәгендә белем бирү һәм мәдәни проектлар шактый булачак.

Инде быел ук ачылырга тиешле бина эчендә ниләр булачагы хакында тәүге тапкыр «Татнефть»нең мәгариф мәсьәләләре буенча иҗтимагый советында сөйләделәр. Чарада компания генераль директоры Наил Маганов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, укытучылар, тәрбиячеләр, журналистлар һәм блогерлар катнашты.

Иҗтимагый үзәкнең беренче катында мәгълүмати-күргәзмә залы урнашачак. Экспозиция Әлмәт районы тарихына һәм мәдәниятенә багышланачак. Икенче катта «Альметрика» дип аталган интерактив фәнни-танып-белү үзәге урын алачак. Ул экспонатлар һәм заманча лабораторияләр күргәзмәсеннән гыйбарәт булачак. Өченче катта лингвистика үзәге һәм цифрлы иҗат онлайн-академиясе урнаша. Соңгысында теләге булган һәр кеше компьютер дизайны, фото графикасы, анимация, медиа өлкәсендә белемнәр һәм күнекмәләр үзләштерә алачак.

Академиядә ике формада: көндез (мәктәп укучылары һәм студентлар өчен) һәм кичке (эшләүче әлмәтлеләр өчен) укыту планлаштырыла. Шулай ук биредә квалификация күтәрү һәм яңадан өйрәнү курслары үтәргә дә мөмкин булыр дип күзаллана.

Дүртенче-бишенче катларда заманча күпфункциональ концерт залы урын алачак. Аны иң заманча җиһазлар белән комплектлау планлаштырыла.

Наил Маганов сүзләренә караганда, бинаның подвалы 3D-принтерлар паркына бирелә.

- Бөтен подвал зур остаханәне хәтерләтеп, биредә балалар сәнәгый программалаштыру, компьютер дизайны белән шөгыльләнәчәк, өйрәнеп кенә калмыйча, үзләре ни дә булса иҗат итү мөмкинлегенә ия булачак, - дип белдерде «Татнефть» башлыгы.

«Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин әйтүенә караганда, Иҗтимагый үзәкне ачу агымдагы елның көзенә планлаштырылган.

Иҗтимагый совет барышында хәбәр ителгәнчә, компаниянең 2015-2019 елларда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә мәгарифне үстерүгә тоткан акчаларының гомуми күләме 4 млрд сумга якын тәшкил иткән һәм «Татнефть» бу эшне алга таба да дәвам итәчәк. Әйтик, инде якын араларда Әлмәтнең берничә балалар бакчасында «Татнефть»нең мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын яхшырту буенча программасы кысаларында Монтессори методикасы буенча белем бирү төркемнәре барлыкка киләчәк, бакчаларның балалар мәйданчыкларында компания акчаларына сатып алынган зур блоклардан торучы конструкторлар урнаштырылачак.

«Татнефть»нең чираттагы иҗтимагый советын мәдәнияткә багышлап, яз көне үткәрү күзаллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: татнефть фән