Әлмәтнең 53 нче балалар бакчасы – II дәрәҗә диплом иясе
«Укытучы» интерактив проектлар Бөтенроссия порталында төрле номинацияләр буенча үткәрелгән сайтлар конкурсында Әлмәттән 53 нче «Светофорик» балалар бакчасы да катнашты һәм җиңеп чыкты.
«Мәгълүмати яссылык: Интернет челтәрендә тәрбиялибез һәм укытабыз» сайтлар конкурсының «Белем бирү оешмасы сайты» номинациясендә бакчага II дәрәҗә җиңүче дипломы бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа