Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 50 нче балалар бакчасы җиңүче!

РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән бәйгедә 36 субъект арасында Татарстаннан берьюлы өч проект җиңүче дип табылган. Болар - Бөгелмә, Әлмәт, Казанның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү модельләре.

Әлмәтнең 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасының «Иртә ярдәм службасы» проекты «Гаилә балалар бакчаларын үстерүгә булышлык итү» номинациясендә өченче урынны яулады.

«Мәктәпкәчә яшьтәге иң кечкенә балаларның индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алу нигезендә гаиләдә ата-аналарны андый балаларның проблемаларын аңлауга актив җәлеп итү» номинациясендә беренче урын - бөгелмәлеләрдә. Шулай ук Казанның 88 нче балалар бакчасының «Поплавок» проекты да «Мәктәпкәчә оешманы үстерү программасы, шул исәптән түләүле хезмәт күрсәтү» номинациясендә бренче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса