Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 25 нче мәктәбендә урыннар җитәрме?

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре нигә борчылганы аңлашыла: әлеге микрорайонда 200 гә якын бала мәктәпкә барырга әзерләнә икән.

Ә уку йортында һәркайсында 25 әр бала булган 4 сыйныф кына ачарга җыеналар. Димәк, күпме бала әлеге мәктәпкә эләкми кала дигән сүз.

Тик мәктәп җитәкчелеге куркырлык бер сәбәп тә күрми. Директор сүзләренә караганда, 1 июльгә кадәр тору урыны буенча әлеге мәктәпкә караган балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул ителәчәк. Урыннар калса, теләге булган башкаларны да бирегә алачаклар.

2014 елда 25 нче мәктәпкә эләгергә теләүчеләр күп булганлыктан биредә өстәмә сыйныфлар ачканнар. Быел мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса