Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 2 нче лицее Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлегенә эләкте

Илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингын РИА "Новости" бастырып чыгарган. Сыйфатлы белем бирүче 500 мәктәп арасында Татарстанның 17 белем йорты, шул исәптән безнең 2 нче лицей да бар.

Рейтинг "Россия сегодня" МИА һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәме белән Мәскәү өзлексез математика белеме үзәге тарафыннан булдырылган. Исемлеккә эләгү өчен мәктәпләргә 3 сайлап алу туры үтәргә туры килгән. 1 нчесенә узган уку елында Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчесе яки призеры булган мәктәпләр кертелгән.

Икенче этапта 2014 елгы БДИ нәтиҗәләре, олимпиадада катнашу бәяләнгән. Бәйге комиссиясе мәктәпләрнең сайтын да тикшергән. Өченче этапта җыелган балл исәбеннән рейтинг төзелгән.

Ә менә Казанның 131 нче лицее ТОП-25 исемлегенә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса