Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр җәйге спартакиадада көч сынашты

Татарстанның урта-һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының II спартакиадасына йомгак ясалды. 30 май-1 июньдә Казанда үткән ярышларда 73 уку йортыннан меңнән артык спортчы катнашты. Алар җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, йөзү, милли көрәш буенча көч сынаштылар. Татарстанның урта-һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының II спартакиадасы җәйге этабы гомумкоманда зачетында Әлмәт политехник техникумы, Түбән...

Татарстанның урта-һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының II спартакиадасына йомгак ясалды.


30 май-1 июньдә Казанда үткән ярышларда 73 уку йортыннан меңнән артык спортчы катнашты. Алар җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, йөзү, милли көрәш буенча көч сынаштылар.

Татарстанның урта-һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының II спартакиадасы җәйге этабы гомумкоманда зачетында Әлмәт политехник техникумы, Түбән Кама нефтехимия көллиятен генә алга уздырып, икенче урынга чыкты. Әлмәт физик культура көллияте өченче булды.

Шәһәр белем бирү оешмалары арасында Әлмәт политехник техникумы өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса