Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр әхлак тәрбиясе өстендә эшли

Елховой авылында "Әхлаклы бала - тәрбиянең максаты" исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Аның эшендә галимнәр, дин әһелләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Кунаклар төркемнәргә бүленеп ачык дәресләр карады.

Конференциянең пленар өлешен мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина ачып җибәрде. Кунакларны Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова сәламләде. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән аятләрен укып дога кылды. Ул укытучыларның хезмәтен бал кортлары хезмәтенә тиңләштереп, аларга чиксез рәхмәтләрен белдерде. Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укытучыларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. "Киләчәк буынны тәрбияләү - иң сабаплы эш һәм ул озакламый җимешләрен дә бирәчәк", - дип ассызыклады Җәлил хәзрәт. Шулай ук конференциядә тарих фәннәре докторы Файзелхак Ислаев, "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Шулай ук кунаклар Елховой авылы беренче мәхәлләсенең Ярулла хаҗи исемендәге мәчете, аның янәшәсендә эшләүче мәдрәсә, балалар бакчасы һәм музей эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Энҗе Хәсәншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса