Әлмәтлеләр ГИАны Лениногорскида тапшыра
ГИА тапшыра алмаганнар яки начар билге алганнар өчен 20 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр аны кабаттан тапшыру оештырыла.
20 сентябрьдә (бу шимбә көн була) математикадан, 27 сентябрьдә рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырырга мөмкин булачак. 30 сентябрь резервтагы көн итеп билгеләнгән.
ГИАны кабаттан тапшыру өчен республикада 4 пункт оештырылган. Болар - Казандагы 155 нче, Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназияләр һәм Лениногорскиның 8 нче, Түбән Каманың 12 нче мәктәпләре.
Әлмәттә ГИАны нибары бер укучы гына тапшыра алмаган. Ул имтиханны тапшыру өчен Лениногорскига барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа