Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтле - «Алтын каләм» призеры

Әлмәттән Ләйсән Хәерова «Алтын каләм» фестиваленең «Татар телендә иң яхшы публикация» номинациясендә өченче урын алды.

29 июньдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында балалар-үсмерләр һәм яшьләр матбугаты XX республика фестивален ябу тантанасы булды.

Быел фестивальгә 20 ел булды. Шушы чорда анда 40 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан. Быелгысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына, Россиядә Әдәбият елына багышлап үткәрелде. Анда республиканың 25 районыннан 120 мәктәп укучысы катнашкан. Фестиваль барышында алар журналистика, пиар, җәмәгатьчелек белән эшләү өлкәсендәге белгечләр белән аралашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса