Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укытучылары Халыкара фестивальдә катнашты [+ФОТОЛАР]

Яңа уку елы алдыннан Әлмәт укытучылары Алабугада узган зур чарада катнашып кайтты.

"Мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивале" Татарстан, Россия, Германия, АКШ, Молдавия, Армения, Әзербәйҗан, Латвиянең 500 дән артык мөгаллимен бергә КФУның Алабуга филиалында очраштырды. Фестиваль түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, мастер-класслар, эшлекле уеннар, тренинглар, күргәзмәләр белән үрелеп барды. Әлмәт укытучылары Гөлназ Мәмәтколова (18 нче мәктәп), Ильмира Мәүлетбаева (1 нче мәктәп), Олеся Кузнецова (12 нче мәктәп), Жанна Рамазанова (25 нче мәктәп) үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Әлмәт укытучылары фестиваль кысаларында оештырылган барлык конкурсларда актив катнашып кына калмыйча, иҗади кичәдә үзләре дә флешмоб оештырды.

Гөлназ Мәмәтколова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса