Әлмәт таңнары

Әлмәт укучысы җиңүчеләр арасында

Казан Федераль университетында "Якын һәм ерак космосны тикшерү - заманча халәт һәм перспективалар" темасына уздырылган халыкара семинардан әлмәтлеләр уңыш белән кайтты.

Семинар вакытында атаклы рус астрономы һәм җәмәгать эшлеклесе В.П. Энгельгардтның тормышына һәм эшчәнлегенә багышлап язылган иншалар бәйгесе җиңүчеләре дә тәбрик ителде. Бәйгедә республика һәм илнең башка төбәкләре укучылары катнашкан. Эксперт комиссиясе иң яхшы дип тапкан җиде иншаны билгеләгән. Әлмәтнең 2 нче лицеенең 10 а укучысы Николай Чукашев II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: