Әлмәт укучыларын тагын бер баш бәласе көтә?
Киләсе елдан Әлмәтнең барлык мәктәпләре ГТО нормалары тапшыра башлаячак.
Бу сәламәт яшәү рәвешен алып барыр өчен сөенечле хәл булса да, күп кенә ата-аналар ГТО нормаларының кабат кайтуына ризасызлык белдерә. Алар фикеренчә, БДИ аркасында балаларның спорт белән шөгыльләнергә гомумән вакытлары калмый. Укытучылар да ГТО нормаларын югары күрсәткечләргә бирүне сорый икән.
Шулай итеп, 2016 елның 1 гыйнварыннан ГТОны барлык укучылар тапшыра башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа