Әлмәт укучылары цингага каршы дару уйлап тапкан
Шушы көннәрдә "Мәктәп укучылары-21 нче гасыр фәненә" XII төбәк фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Аны гадәттәгечә шәһәрнең 2 нче лицеенда "Татнефть" ААҖ каршындагы "Сәләтле балалар" хәйрия фонды ярдәме белән уздырдылар.
Әлеге конференциядә катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта бара. Быел берничә йөз эш арасыннан иң-иңнәрне сайлап алып та, 300 гә якын эшне карадылар. Узган елларда бәйгедә Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан 9 район катнашса, быел Нурлат, Чистай, Минзәлә районнарыннан, хәтта Казаннан үз эшләрен юллаучылар булган.
Укучылар елдагыча конференциягә ныклап әзерләнгәннәр иде. Кадет мәктәп-интернаты укучысы Данил Катермин, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында халыкны цинга авыруыннан коткарып калган ылыс ашының составын тикшергән һәм анда С витаминының күләмен ачыклый алган. Шундый кызыклы гамәли эшләр конференциядә шактый яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа