Әлмәт укучылары эш һәм уку урыннары эзли
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Белем. Карьера-2015» ярминкәсе узды.
Анда 9-11 нче сыйныфларда укучы 490 егет һәм кыз катнашты. Чарада шулай ук 6 җирле предприятиедән кадрлар бүлеге хезмәткәрләре дә бар иде. Алар укучыларга каникул чорында эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, уку йортлары вәкилләре төрле мастер-класслар үткәрде. Урсала мәктәбенең 13 укучысы һөнәри ориентация буенча консультация алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа