Әлмәт укучылары 344 000 сумга Казанга барачак
Әлмәт түрәләре укучыларны Казанга экскурсиягә җибәрер өчен 344 000 сум акча тотачак.
Әлмәт - Казан - Әлмәт маршруты буенча укучыларны йөртеп кайту өчен мәгариф идарәсе 20 кешелек автобуслар эзли. Маршрут буенча бер рейс якынча 16 395 сумга төшәчәк. Барлыгы 21 тапкыр Казанга барып кайту планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа