Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт тәрбиячесе – җиңүче

Казанда "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар.

Финалга чыккан 15 тәрбияче арасында барган ярышта балаларга белем-тәрбия бирүче белгечләр сабыйлар белән эшләү алымы буенча мастер-класслар күрсәткән. Иң бәләкәйләр белән уртак тел табып, бала күңеленә үтеп керә алучылар күп булса да, җиңүче берәү генә була шул. Быел бу мәртәбәле исемгә Бөгелмәдән Людмила Барабошкина лаек булган. Ул Татарстан данын Россия күләмендә узачак ярышларда яклаячак. Икенче урында Түбән Кама, өченчедә - Казан тәрбиячеләре.

Ә менә "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә җиңүче дип әлмәтле Раиса Попова табылган. Ул 37 нче балалар бакчасында логопед булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса