Әлмәт студентлары терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләрен тикшерде
Әлмәт дәүләт нефть институтында миграция сәясәте, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды.
Анда хокук саклау органнары вәкилләре, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең студент яшьләр буенча белгече Д. Галиева, институтның халыкара элемтәләр бүлеге вәкилләре, милли диаспора җитәкчеләре, студентлар, группа кураторлары катнашты.
Түгәрәк өстәлдә ислам хәрәкәтнең барлыкка килүе, шәһәрдә экстремистик берләшмәләргә керүчеләрне ачыклау, чит ил студентларының РФ территориясендә яшәү кагыйдәләре, яшьләр мохитендә экстремизм һәм терроризм профилактикасы турында сүз барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа