Әлмәт студентлары җиңү белән кайтты
Санкт-Петербургта 1 апрельдән 3 есенә кадәр соңгы курста укучы студентларның Бөтенроссия конференция-бәйгесе булып узды. Илнең 35 әйдәп баручы техник югары уку йортлары арасында әлмәтлеләр дә бар иде.
Әлмәт дәүләт нефть институты студенты К.Шәйхлисламов әлеге дәрәҗәле фәнни форумда "Прибор төзелеше" юнәлешендә җиңүче булып танылды. Ә Н.Әхмәдов һәм Л.Шәйдуллин икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа