Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт сабыйларын имин яшәргә өйрәтәләр

Әлмәтнең 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең куст методик берләшмәсе узды.

Ул «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тормыш-яшәеш куркынычсызлыгын формалаштыру һәм сәламәтләндерү буенча эшкә яңача якын килү» дигән темага багышланган иде.

Педагоглар сабыйлар белән психологик-савыктыру эшенең бер формасын - арт-терапияне күрсәттеләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр.

Балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Алсу Нигъмәтуллина белән тәрбияче Светлана Фәхретдинова өлкән төркем балалары белән белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр, шулай ук татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Лилия Козлова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чара югары педагогик дәрәҗәдә үтте һәм Әлмәт районының барлык тәрбиячеләренә дә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса