Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәшгульлек үзәге район авылларына йөри. Чиратта кайсы авыл?

Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре авыл мәктәпләре буйлап йөри.

1 октябрь көнне алар Кәләй урта мәктәбенә барганнар. Чарада 56 укучы катнашкан. Билгеләнгән график нигезендә 5 октябрьдә үзәк белгечләре Кичү урта мәктәбендә булган. Анда алар өлкән сыйныф укучылары белән профориентация турында сөйләшкәннәр, шулай ук хезмәт базарында сорау зур булган профессияләр турында сөйләгәннәр. Соңыннан укучылар тест үткән һәм профориентацион мультфильмнар караган. Әңгәмәдә 46 укучы катнашкан.

Октябрьдә шулай ук Кичүчат, Колшәрип, Яңа Нәдер, Яңа Кәшер һәм Рус Акташы авылларына бару планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса