Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә укытучылар җитәме?

Соңгы араларда мәгариф өлкәсе әледән-әле үзгәрешләр кичерә: дистәләгән программалар гамәлгә ашырыла, укытучыларга таләпләр арта, имтиханнар да ел саен катлаулана бара. Әле хәзер дә икътисади кризис нигезендә кыскартулар булачак, 80 укучыдан азрак булган урта мәктәпләрне ябалар, белем дәрәҗәсе буенча калышабыз дигән имеш-мимешләр йөри. Чынлыкта, Әлмәт районында хәлләр ничек икән? Әлеге мәсьәлә...

- ТР Президенты Әлмәткә эшлекле визит белән килгәч: "Мәгариф үсеше буенча Әлмәт беренче унлыкка керә. Әмма нефтьчеләр тәэмин иткән шартлар белән чагыштырганда шәһәр белем дәрәҗәсе буенча калыша", - дигән иде. Моның сәбәпләре нидә?
- Муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелек рейтингы күрсәткечләре буенча алганда, Татарстан районнары арасында без алтынчы урында торабыз. Бу күрсәткечләргә БДИ нәтиҗәләре дә керә. Бөгелмә, Чаллы һәм Казан районнарыннан кала без унлыкка керәбез икән, мин моны начар дип уйламыйм. Билгеле, тагын да югары күтәрелеп була. Әмма күп нәрсә бездән генә тормый. Мәгариф - катлаулы һәм гел яңарып тора торган өлкә. Киләчәктә без алдынгы урыннарда торырбыз дип ышанам.
- Белем дәрәҗәсен күтәрер өчен көчле укытучыларны җәлеп итү кирәктер, бәлки? Бездә кадрлар мәсьәләсе ничегрәк тора? Күп кенә ата-аналар мәктәпләргә укытучылар җитми дип зарлана...
- Бүгенге көндә бездә вакансияле урыннар юк, укытучылар җитәрлек. Әмма математика, химия һәм биология мөгаллимнәренә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Аларның күбесе өлкән яшьтә. Әлеге фәннәрдән БДИ да каралган. Укытучыларны җәлеп итү өчен республика һәм федераль программалар да уңышлы эшли. "Безнең яңа укытучы", "Безнең иң яхшы укытучы" кебекләр яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү өчен булдырылган. Ел саен әлеге бәйгеләрдә Әлмәт мөгаллимәләре катнаша. Аның нәтиҗәсендә күп кенә белгечләрне дә җәлеп иттек, авыл җирләренә эшкә кайтучылар да булды.
- Авыл мәктәпләренә килгәндә, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 80 баладан кимрәк укучылары булган урта мәктәпләр быелдан да калмыйча ябылырга тиеш дигән иде. Әлмәт районында бала саны аз булган белем бирү учреждениеләре бармы?
- Бүгенге көндә Яшьләр бистәсендә һәм Кузайкино авылында балалар саны 80 нән азрак, ягъни алар аз комплектлы мәктәпләр санала. Әмма бу әле мәктәпләрне ябалар дигән сүз түгел. Әлеге мәсьәлә район башкарма комитетында хәл ителәчәк. Андый мәктәпләр 9 еллыкка калдырылырга мөмкин. Бездә әлегә бу мәсьәлә ачык тора. Уку елы ахырында барысы да хәл ителер дип уйлыйм.
- Президент соңгы өч елда директорларның һәм укытучыларның хезмәт хаклары ике тапкырга арту белән бәйле рәвештә алардан белем дәрәҗәсенең артуын да таләп итә алабыз дип белдерде. Бу уңайдан мәгариф өлкәсендә үзгәреш күзәтелдеме?
- Әйе, яңалыклар булды. Без һәрбер директор, бакча мөдире белән ашыгыч хезмәт килешүе төзедек. Анда аларның ирешергә тиешле күрсәткечләр җыелмасы язылган. Үз чиратында директорлар шуны ук укытучылардан таләп итә. Һәр мөгаллим үз эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булсын өчен тырышырга тиеш. Мондый контракт килешүендә эшләү яңалык булып тора. Аның нәтиҗәсен уку елы азагында белә алачакбыз.
- Мәгариф идарәсе начальнигы буларак, үзегезнең балачагыгызны, ул дәвердәге уку системасын хәзерге заман таләпләре белән чагыштырып карыйсызмы? Элек укуы җиңелрәк кебек иде...
- Дөрес әйтәсез, аерма зур. Белем бирү өлкәсе һәрвакыт алга бара. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин үземнең балалардан да чыгып фикер йөртә алам. Мәсәлән, улым математикадан 2 нче сыйныфта чишкән мәсьәләне без 4 нче сыйныфта гына өйрәнә идек. Белем бирү программасы гел яңарып, катлауланып тора. Ә баланың физик үсеше шул ук кала. Бу - укучыга гына түгел, әти-әниләргә, укытучыларга да көчле йөкләмә.
- Өйгә бирелгән дәресләр кайчакта мәктәптә бала түгел, ә әти-әниләр белем ала кебек фикергә этәрә...
- Әле әти-әниләр дә өй эшләрен 6-7 нче сыйныфларга кадәр генә эшли ала, аннан соң бик катлаулана. Килешәм, хәзерге укыту программалары авыр. Замана шулай таләп итә. Җәмгыять алга бара - техника, электроника, сәнәгать тә. Аларны өйрәнеп, укытыр өчен яңа белем методлары кирәк. Инде без белгәннәр генә җитми. Студент институтны тәмамлаганда, 3-4 нче курс-та алган белемнәре инде искергән була. Мәгариф заманадан да алда барырга тиеш.
- Кайбер ата-аналар беренчегә бара торган сабыйларын өстәмә түләүле дәресләргә йөр- теп, мәктәпкә керер алдыннан хәреф таныта, алу-кушуны өйрәтә. Сезнеңчә, бу дөресме?
- 1 нче сыйныфка барганда бала укый һәм яза белергә тиеш дигән таләп юк бездә. Минем улым, мәсәлән, беренчегә барганда яза да, укый да белми иде. Балалар бакчасында тиешле белемнәрне алып, укырга керде. Укытучылар сабый яза белергә тиеш дигән таләп куймый. Әгәр бала белемле булып килә икән, әлбәттә, яхшы. Сыйныфта яза-укый белмәгәннәр дә була бит. Мондый очракта укытучыларга һәр бала белән шәхси шөгыльләнергә туры килә. Барлык бала да бакчадан бертигез дәрәҗәдә укырга килсә, билгеле, укытучыларга җиңелрәк булыр иде. Безнең ата-аналар үзешчәнлек белән шөгыль- ләнергә ярата. Мин аларга 7 яшькә чаклы балалар белән гел шөгыльләнмәгез дип әйтмим, әмма һәр нәрсәнең чамасы бар.
- Уку программасыннан артта калмасын өчен бала белән шөгыльләнмичә дә булмый. Икенче яктан караганда, бар вакытын дәрес хәзерләүгә юнәлтеп, аларны балачактан мәхрүм итәбез түгелме?
- Билге артыннан түгел, белем артыннан куарга кирәк. Белем һәм билге - икесе ике нәрсә. Баланың дәресне бишлегә сөйләве ул фәнне әйбәт үзләштерде дигән сүз түгел әле. Аңа басым ясарга кирәкми. Кечкенәдән үк сабыйлар белән хезмәттәшлек итә белү зарур. Аның белән шундый мөнәсәбәт булдырырга кирәк, балада өй эшләренә кызыксыну уянсын. Хәзер балалар яхшы укырга кирәклеген аңлый, белә. Андый үҗәт укучыларга карап сөенәм.
ӘҢГӘМӘДӘШ ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина
АВТОР ФОТОСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса