Әлмәт мәктәпләрендә бердәм дәрес узды
27 октябрьдән 30 ына кадәр районның барлык мәктәпләрендә Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәресләр булып узды. Дәресләр үтемлерәк булсын өчен төрлечә - уен, викторина, сыйныф сәгате, түгәрәк өстәл артында сөйләшү рәвешендә оештырылды.
Мөгаллимнәр мондый чараны ел саен үткәрергә кирәк дигән фикергә килде. Чөнки бүген Интернет челтәреннән файдаланмаган укучы юк дәрәҗәсендә. Алар on-line технологияләреннән файдаланганда җаваплылык тоярга, мәгълүмат ресурсларыннан дөрес куллана белергә тиеш, дип исәпли укытучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа