Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәбендә сәламәт буын үсә

1 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары арасында «Сәламәт буын» дигән фестиваль старт алды.

Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган.

Фестивальне оештыручылар - балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, «Саулык» һәм «Эдельвейс» клублары, медицина профилактикасы үзәге.
21 октябрьдә фестивальнең беренче этабы үткән. Ул «Тәмәкесез үсәбез» дип аталган. Аның барышында сораулар һәм җаваплар викторинасы оештырылган, тартуның зарары турында эссе язганнар, кроссворд төзегәннәр, шашка турниры үткән.

Киләсе турлар «Күңелле мәктәп еллары», «Сәламәт булсаң - барысын да онытырсың» дип атала. Алар бер-ике атнадан үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса